Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген «Альметьевская» агрохимия хезмәте станциясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Мөгътәсим Мәмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергия ресурслары секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Илназ Хәмитов, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм агрофирмалары белгечләре катнашындагы комиссия бәяләде.
Комиссия эш барышында техниканың һәм машина-трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәт сагы, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы торышын бәяләде, эш планнарын, орлык материалының сыйфатын тикшерде.
Комиссия эше йомгаклары буенча, беренче урын «Таллы Бүләк» АХҖК бирелде, районның башка хуҗалыклары да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде, шуңа күрә Азнакай муниципаль районының барлык хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу мөмкинлеге бар.
Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.