2022 елның 22 мартында Баулы районында семинар-киңәшмә узды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

2022 елның 22 мартында «Николашкино» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, КФХ башлыклары һәм төрле юнәлештәге белгечләр катнашында техниканы ремонтлау һәм терлекчелек буенча эш йомгакларына багышланган семинар узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре буенча бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан техник карап чыгуны оештыру һәм уздыру, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны теркәү һәм булдырмау мәсьәләләре яктыртылды.

«Николашкино» ҖЧҖ техник карауга 19 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим итте, шуларның 18е Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган кагыйдәләр таләпләренә туры килә иде,  бер машинага техник карау акты рәсмиләштерелде.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International