Тәтеш районында «МПП ТЕТЮШСКОЕ» МУП техникасы тикшерелде

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

2022 елның 21 нче мартында «МПП ТЕТЮШСКОЕ» муниципаль унитар предприятиесендә, графикка ярашлы рәвештә, үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Барлыгы 12 берәмлек үзйөрешле машина күрсәтелде. Оешма шәһәрне чистарту һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, техника ел әйләнәсе файдаланыла. Машина йөртүчеләргә тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру тәртибе, шулай ук техниканы куркынычсыз эшләтүнең төп моментлары турында аңлатылды. Барлык техника тикшерүне уңышлы узды, нәтиҗәдә техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International