Кукмара аграр көллиятендә имтиханнар узды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Кукмара районы аграр көллияте базасында «ВСDE» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 25 кеше кертелде. Алар арасыннан 20 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды, гамәли өлешен һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 16 укучы нәтиҗәле тапшырды.

Сынауны уңышлы тапшырган студентлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Бирә алмаганнар өчен кабат сынау 7 көннән соң булачак.

Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International