2022 елның 22 мартында район авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген карау буенча бәйге булды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р. Хәбипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А.Садриев, «Россельхозцентр» ФДБУнең Тәтеш район бүлеге башлыгы Р.Г.Закиров, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлеге башлыгы С.А.Балантаев составындагы комиссия, район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында, бәйгедә катнашырга теләк белдергән 7 авыл хуҗалыгы формированиесендә булдылар. Технологик мәйданчыкларда куелган тракторларны, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын карадылар. Комиссия район авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы чәчүгә әзерлеген бәяләде. Механизаторлар белән очрашуларда хезмәт хакы түләү, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды. Бәйге нәтиҗәләре буенча алдынгылар өчлегенә түбәндәге хуҗалыклар керде: беренче урында – «Колос» А/Ф ҖЧҖ, икенче урында – «Авангард» ҖЧҖ, өченчедә – «Бакырчы» ҖЧҖ.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.