Нурлат муниципаль районында «AI» категориясе буенча имтиханнар узды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

2022 елның 21 мартында «Нурлат аграр техникумы» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе базасында начар юллы урыннардан йөри торган «AI» категорияле  мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханнар җиһазландырылган мәйданчыкта «Буран» кар машинасында кабул ителде. 15 кандидат арасыннан 9 кеше имтиханның теоретик һәм практик өлешен уңышлы тапшырды. Яңа имтихан кимендә 7 көннән соң билгеләнәчәк. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International