Буа муниципаль районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының 2022 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча бәйге узды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

2022 елда АСК оешмалары арасында язгы кыр эшләрен уздыруга хуҗалыкларның әзерлеге буенча республика бәйгесе кысаларында быелның 22 мартында Буа муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.Р. Хәбипов һәм комиссия әгъзалары – «Казан ДАУ» ЮҺБ ФДБМУнең агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Д.Т.Хәлиуллин, «Казан ДАУ» ЮҺБ ФДБМУнең Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы ассистенты И.Р. Гәрәев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Р.Х.Габитов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Е.Г.Разбитнов авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә үсемлекчелек һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү буенча күчмә тикшерү уздырдылар. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге 8 хуҗалык каралды. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Авангард» ҖЧҖ алды, ул мөмкин булган 50 баллдан 50 балл җыйды. Икенче һәм өченче урыннарны «Коммуна» ҖЧҖ (49 балл) һәм «Заря» ҖЧҖ (48 балл) яуладылар. Үткәрелгән бәйге йомгаклары буенча бәйгедә катнашучыларның авыл хуҗалыгы техникасының уртача әзерлеге дә билгеләнде, ул 47,4 балл тәшкил итте. Бу күрсәткеч авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлегенең яхшы дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International