22 март көнне Кайбыч муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген үзара тикшерү узды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Зыятдинов Радик Рәгыйп улы, «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы ассистенты И.Х.Вафин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе һәм Россельхозцентр белгечләре составындагы комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, орлык материалының булуын һәм сыйфатын, тракторларның механизаторлар белән комплектлануын, район хуҗалыклары буенча ремонт һәм чәчү эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы үтәлешен тикшерде.
Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча бәяләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урын «Туган Як-Агро» ҖЧҖ һәм А.А.Хәсәнов КФХ бирелде, гомуми балл – 46, икенче урында – И.Р. Җәләлиев КФХ – 45, өченчедә – С.Х. Садриев КФХ (44 балл).
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.