Традиция буенча март башында районда берәр авыл хуҗалыгы-сәнәгать комплексы предприятиесе базасында күрсәтмә техник карау үткәрелә. Быел мондый семинар 14 мартта «Шайчурино» ЯАҖ узды, һәм бу хуҗалыкның сайлап алынуы очраклы түгел. Соңгы елларда хуҗалык техник паркны тулысынча диярлек яңарткан. Техниканы тикшерү хуҗалыкның МТП базасында оештырылган иде, анда техниканы карап чыктылар һәм куркынычсызлыкның соңгы таләпләре белән таныштылар. Чакырылган баш инженерлар, остаханәләрнең мөдирләре, бүлекчәләр белән идарә итүчеләр һәм районның һәр хуҗалыгыннан 2әр механизатор чакырылган иде.
Техник карауга 17 берәмлек трактор һәм аларга 4 тагылма әзерләнгән иде. Узган ел үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очракларына җентекле анализ ясалды, шулай ук аларны булдырмау бурычы куелды. Семинарның гамәли өлешендә Актаныш муниципаль районы буенча ТР ДТК бүлеге җитәкчесе И.М. Хәкимов тагылмалы 82.1 Беларус тракторы базасында җыелган барлык кешеләргә үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрүгә карата барлык таләпләрне ачыктан-ачык аңлатты, күрсәтте.
Габаритлары булмаган зур техниканы һәм арбаларны куркынычсыз файдалану, тормоз системасының төзеклеге, габарит утларын, билгеләрне, утлы маякларны куркынычсыз эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Н.А. Сәлимгәрәев, юл хәрәкәте иминлеге өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Л.Ф.Ямалетдинов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
И.М.Хәкимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.