Чүпрәле муниципаль районының «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә техник карау уздырылды

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

2022 елның 11 мартында Чүпрәле муниципаль районының «Спорт мәктәбе» МББУ базасында кар машиналарына техник карау уздырылды. Гомуми белем бирү һәм спорт мәктәпләре техникасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аерым контролендә тора.

Техниканы тикшерү барышында Техник карау үткәрү кагыйдәләренең 8 пунктында каралган документларның булуы, машинаның тапшырылган документта күрсәтелгән белешмәләргә туры килүе тикшерелде. Шулай ук машинаның техник торышы һәм комплектлылыгы, куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килү-килмәве дә каралды. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклык бирелде.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International