Буа районының юл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашу

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Быелның 11 мартында «Татавтодор» АҖнең Буа филиалында юл хуҗалыгы хезмәткәрләре ЮХИДИ, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе һәм Таттехконтроль хезмәтләре вәкилләре белән очраштылар. Бу очрашу күркәм традициягә әверелде. Ел саен автотранспорт паркына техник караулар уздырыр һәм Буа районы юлларында төзекләндерү эшләре башланыр алдыннан филиал җитәкчелеге әлеге хезмәт вәкилләре белән очрашу оештыра. Әлеге киңәшмәнең максаты – юллардагы бәхетсезлек очракларына юл куймау. Бу тема «Таттехконтроль» АҖнең Буа шәһәрендәге филиалы директоры А.М.Җамалетдинов һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Е.Г.Разбитнов чыгышларында яңгырады, районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәмис Ганиев гамәлдәге законнарда юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы яңа үзгәрешләр һәм таләпләр белән таныштырды. Шулай ук күзәтчелек һәм контрольлек итүче хезмәтләрнең барлык вәкилләре дә үз профилендәге бурычларга җентекләп тукталдылар һәм җыелган кешеләрнең көн кадагындагы сорауларына тулы җаваплар бирделәр.

Е.Г. Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International