2022 елның 10 мартында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү йортында «АІ, АІІ, С, D, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре буенча бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов тарафыннан имтиханнар кабул ителде. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерлек һәм яңадан әзерләнү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре: директорның өстәмә белем бирү буенча урынбасары Воробьев А.В. һәм өлкән мастер Галиев Н.Г. катнашты.
Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Сынау бирергә тиешле 17 кешенең өчесе имтиханны тапшыра алмадылар, өч кеше килмәде, студентларның калган өлеше, имтиханнарны уңышлы тапшырып, тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.