10 март көнне Актаныш муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булып узды, анда елга йомгак ясалды һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча планнар билгеләнде. Проблемалы сораулар белән беррәттән, үзйөрешле машиналарны һәм юлсыз урыннардан йөри торган башка транспорт чарасын куркынычсыз файдалануны оештыруга аерым игътибар бирелде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.А.Ризванов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча бүлеге башлыгы И.М.Хәкимов һәм «Главтатдортранс» ДКУ юл хезмәтенең башка җаваплы затларының чыгышлары тыңланды.
Комиссия тарафыннан авыл җирлекләрендә башлыклар белән берлектә тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау оештыру һәм үткәрү, шулай ук районда җәрәхәт алуга юл куймас өчен профилактик чаралар һәм рейдларны көчәйтү бурычы билгеләнде.
И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.