9 март көнне Сарман аграр көллиятендә «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Имтиханга барлыгы 31 студент кертелде.
Сынауга кертелгән студентлар арасыннан барлык имтиханнарны да 24 студент уңышлы тапшырды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Имтихан тапшырмаган студентлар өчен кабат имтихан 7 көннән соң узачак.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.