2022 елның 10 мартында «Иделойл» АҖ оешмасы карамагында булган нефть скважиналарын карап йөргәндә һәм хезмәт күрсәткәндә операторлар һәм электрчылар тарафыннан кулланыла торган кар машиналарына еллык техник карау уздырылды. Техник карауга 8 кар чанасы тәкъдим ителде. Техник карау барышында аларның техник торышы, номер агрегатларының туры килүе, машина йөртүчеләрнең үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына «А1» категорияле таныклыклары булуы тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника техник карауны уңышлы узды һәм шул хакта таныклык алды.
Радик Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.