«Татавтодор» АҖ Буа филиалындагы «Чүпрәле» юл ремонт-төзелеш идарәсендә транспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәрес узды

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

2022 елның 10 мартында «Татавтодор» АҖ Буа филиалындагы «Чүпрәле» юл ремонт-төзелеш идарәсендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы И.И.Шәйхатдаров катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча дәрес узды.

Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Кызгылт-сары төстәге ялтыравыклы маякчыкларның, тышкы яктылык приборлары һәм яктылык чагылдыра торган җайланмаларның төзеклегенә аерым игътибар иттеләр. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 19 сентябрендәге 1503 санлы карары белән расланган үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына һәм аларны файдалануга карата таләпләр каралды.

Шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карауга әзерлек мәсьәләләре дә каралды.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International