Юлларда иминлек - безнең төп максатыбыз!

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

2022 елның 9 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалының Кама Тамагы ЮРТИ базасында механизаторлар һәм инженер-техник хезмәткәрләр белән очрашу булды. Очрашу барышында юлларда техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде. Яктырту җайланмаларының, утлы маякчыкларның төзеклегенә, яктылык чагылдыра торган әйберләр, авария хәлендәге тукталыш билгеләре булуына игътибар бирелде. Шулай ук тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары һәм квалификациясе (грейдер, төягеч, эксковатор йөртүче һ.б.) буенча сораулар кузгатылды. 

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International