Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Балтач автомәктәбе базасында «АІ», «В», «С» категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханга 21 студент килде, аларның 4се имтиханны тапшыра алмады, ә калган укучылар сынауны уңышлы уздылар. Имтиханнарны тапшырган студентлар тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.