2022 елның 5 мартында «Татавтодор» ААҖнең Аксубай филиалы базасында укыту семинары узды. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге башлыгы Бикмөхәммәтов И.М. тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру һәм бирү, ел саен техник тикшерү уздыру тәртибе, Административ хокук бозулар турында РФ кодексындагы яңалыклар һәм үзгәрешләр, куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Мондый ел саен үткәрелә торган семинарлар тракторчы-машинистларга машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү өлкәсендәге белемнәрен яңартырга ярдәм итә. Барлык сораулар буенча да мөрәҗәгать итүчеләр тулы җаваплар алдылар.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.