«ТАТЭНЕРГО» АҖ филиалы Казан җылылык челтәрләрендә техника тикшерелде

2022 елның 5 марты, шимбә

Эш графигы нигезендә, 2022 елның 4 мартында, «ТАТЭНЕРГО» АҖ филиалы Казан җылылык челтәрләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан, әлеге оешманың техник бүлеге җитәкчесе белән берлектә, үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды, анда 20 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 19 берәмлек техника техник карау кагыйдәләре таләпләренә туры килде һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде. 1 берәмлек техникага карап тикшерү акты төзелде.

Р.И.Шәйхетдинов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International