Бүген, күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Рәгыйп улы Зыятдинов гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре, дәүләт исәбенә кую һәм үзйөрешле машиналарны хокук билгеләүче документлардан башка исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру һәм югалганнан соң яңадан торгызу мәсьәләләре каралды. Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга да җентекле аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.