Расланган график нигезендә, 2012 елның 1 мартында «Троицкнефть» ЯАҖдә әлеге оешма карамагында булган нефть скважиналарын тикшерү һәм аларга хезмәт күрсәтүдә операторлар тарафыннан кулланыла торган кар машиналарына, кар чаналарына һәм квадроциклларга еллык техник карау уздырылды. Техник карау барышында тиешле техниканың техник торышы, номер агрегатларының туры килүе, машина йөртүчеләрнең «А1» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына таныклыклары булуы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника тикшерүне уңышлы узды һәм бу хакта таныклык алды.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.