2022 елның 3 мартында, расланган график нигезендә, Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карап чыгу уздырылды. Беренче этапта теркәлгән 124 берәмлек техника арасыннан техник карауга 25 үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностик прибор кулланып үткәрелде. Нәтиҗәдә 24 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча 1 берәмлек техникага тавыш сигналының төзек булмау өлешендә техник карау акты бирелде. Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекләрне билгеләнгән чорда бетерүне мәҗбүр итә торган күрсәтмә бирелде.
Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау Зеленодольск муниципаль районының агросәнәгать комплексының башка хуҗалыкларында дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.