Узган атнада «Багира» ҖЧҖ, Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Имтихан бирергә тиешле 19 кеше арасыннан сынауга 15 студент килде, алар арасыннан 13 кеше имтиханны уңышлы тапшырды.
Бер атна элек Кама Тамагындагы «РИАН» үзәге ҖЧҖ филиалы базасында шундый ук имтиханнар узган иде.
Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.