Кышкы чорда кар чаналарын эксплуатацияләү балык тоту, ау яратучылар һәм бу төр транспортта йөрергә яратучылар арасында популярлыкны арттыра. Моннан кар чаналарын эксплуатацияләү кагыйдәләрен контрольдә тоту кирәклеге дә барлыкка килә. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан гаммәви файдалану чорында даими рәвештә рейдлар үткәрелә, алар нәтиҗәсендә 2022 елда эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен ике гражданин административ җаваплылыкка тартылды, берсе – теркәү кагыйдәләрен бозган өчен (19.22 ст. 1 өлеше), беркетмәләр төзелде һәм кар чаналарын техник карауга тәкъдим итү буенча күрсәтмәне үтәмәгән өчен ике административ материал судка җибәрелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә читтә калмый, алар ике кар чанасын тоткарлаганнар һәм махсус тукталышка куйганнар. Минзәлә районында бүгенге көндә 142 берәмлек кар чанасы теркәлгән, шуларның 15 берәмлеге – 2022 елның ике аенда. Бу хәл гражданнарның үзйөрешле машиналарны файдалану кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында аң дәрәҗәсенең артуы турында таныклый.
Р.М.Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.