«Татавтодор» ААҖ Кукмара филиалы базасында укыту семинары узды

2022 елның 4 марты, җомга

2022 елның 2 мартында «Татавтодор» АҖ Кукмара филиалында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы  А.Х.Вәлиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Ф.К.Фәхретдинов катнашында дәрес уздырылды. Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карауга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды.  Барлык сораулар буенча да мөрәҗәгать итүчеләр тулы җаваплар алдылар.

Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International