2022 елның 1 мартында Яңа Чишмә районында киңәшмә булды, анда муниципаль район башлыгы В.М.Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Р. Фәсахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе П.Богомолов, районның оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә берничә мәсьәлә каралды, шул исәптән язгы кыр эшләренә әзерлек һәм техниканы ремонтлау турында да сөйләштеләр. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлегенең 2021 елдагы эш йомгаклары һәм чәчү эшләре башланганчы техник карауларны уздыру өчен техниканы әзерләгәндә таләпләр турында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге башлыгы Р.Хисмәтуллин чыгыш ясады.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.