Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә декларация кампаниясе кысаларында 2022 елның 2 мартында ZOOM конференциясе форматында 2021 хисап елы өчен керемнәр, чыгымнары, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә барышында шулай ук мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килүгә кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре Александр Лохотская, Наилә Галиәскәрова, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт граждан хезмәткәрләре катнашты.
Үз чыгышында Радик Зыятдинов коррупциягә каршы торуның Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә өстенлекле бурычларның берсе булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләләре буенча даими нигездә киңәшләшү һәм аңлату эшләре, коррупциягә каршы пропаганда алып барыла.
Наилә Галиәскәрова дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру һәм 2022 елда 2021 хисап елы өчен Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан расланган белешмәнең тиешле үрнәген тутыру мәсьәләләре буенча методик киңәшләр нигезендә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру тәртибен аңлатты.
Александр Лохотской керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләр тутырганда дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан җибәрелә торган бер төр хаталарга игътибар итте һәм анализ ясады.