2022 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны имин эксплуатацияләүне оештыру буенча җаваплы затлар белән техник карауга әзерлек турында киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәне Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Н.А.Сәлимгәрәев үткәрде.
АСК хуҗалыкларында техник карауларны уздыру һәм оештыру буенча таләпләр турында Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе И.М. Хәкимов, ЮХИДИ өлкән дәүләт инспекторы полиция капитаны Л.Ф.Ямалетдинов катнашты һәм чыгыш ясадылар.
Техник тикшерү буенча хәбәрләр кул куйдыртып җиткерелде һәм документар өлеш буенча төп таләпләр аңлатылды, хуҗалыкларда эшләрне оештырганда эштә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча анализ ясалды. Гомуми файдаланудагы юлларда аварияләрне киметү буенча чаралар планы җиткерелде. 2022 елның 10 апреленә кадәр АСК системасында техниканы әзерләү һәм техник карау уздыру бурычы куелды.