Сарман муниципаль районында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары конференциясе булып узды

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

21 февральдә Сарман муниципаль районында район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференциясе узды. Конференция барышында төрле өлкәләрдәге белгечләрнең чыгышлары тыңланды, алар үз чиратында узган ел нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар белән таныштырдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов катнашучыларны эшләр барышында үзйөрешле машиналарның куркынычсызлык техникасын үтәү һәм куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре белән таныштырды. Шулай ук 2022 елда үзйөрешле машиналарга ел саен уздырыла торган техник тикшерүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә каралды.

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International