2022 елның 21 февралендә «Түбән Кама агросәнәгать көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү йортында «Автомобиль юллары һәм аэродромнар төзү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча «тракторчы-машинист» һөнәре алучы 4 курс студентлары «В», «С», «Д» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан тапшырдылар. 18 кешедән имтиханда 16 укучы катнашты, кагыйдәләр өлешен 14 студент тапшырды, алар гамәли өлешкә кертелделәр, анысын да сыйфатлы тапшырдылар.
Имтиханнарны кабул итү «Түбән Кама шәһәренең комплекслы төзекләндерү предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе директоры Демидов Рафаэль Тимофеевич, үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем йорты вәкилләре катнашында узды.
Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак, алга таба диплом алдыннан тәҗрибәсе узу өчен эшкә урнаштырылачак.
Руслан Нәбиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.