«НИЖНЕКАМСКНЕФТЕХИМ» ГАҖ техник карау уздырылды

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Ел саен уздырыла торган техник карау графигы нигезендә 18 февральдә «НИЖНЕКАМСКНЕФТЕХИМ» ГАҖ бүлекчәләренең берсендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 6 берәмлек кар чанасы, 5 вездеход, сазлыктан, кардан йөри торган 3 транспорт чарасы һәм 7 берәмлек трактор тәкъдим ителде. Техник карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуы, шулай ук ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның агып төшкән урыннары булу-булмавы, гамәлдәге ОСАГО полислары булуга игътибар бирелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 21 таныклык бирелде.

Руслан Нәбиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International