Буа муниципаль районында крестьян-фермер хуҗалыклары күрсәткечләре буенча 2021 елга нәтиҗә ясадылар

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Буа районында 100 берәмлеккә якын крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә, алар авыл хуҗалыгы җирләренең 38% якын өлешен эшкәртә. 2021 елда, катлаулы һава шартларына карамыйча, фермер хуҗалыклары яхшы гына нәтиҗәләргә ирешә алган.

Бу елның 18 февралендә Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге бинасында Буа муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыклары киңәшмәсе узды, анда фермер хуҗалыкларының җитештерү эшчәнлеге буенча 2021 елга йомгаклар ясалды. Киңәшмә эшендә Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов, Россельхознадзор җитәкчесе ярдәмчесе Айрат Таҗетдинов, «Татарский» АХҮ ФДБУнең АХҖБ бүлеге җитәкчесе Константин Владимиров катнашты. 2021 елда КФХ буенча җитештерү күрсәткечләре турындагы нотык белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов чыгыш ясады. КФХ грант ярдәме турында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Фәнил Җамалетдинов сөйләде. Буа районы Фермерлар берләшмәсе башлыгы Җәмил Дәүләтшин Берләшмәнең эш йомгаклары һәм планнары белән таныштырды.

 

Евгений Разбитнов – ТР Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International