Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә «Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында» коллегия утырышы булды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы иҗтимагый шура рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Татарстан Республикасы кече суднолар буенча җитәкчесе урынбасары-баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм имтихан алу бүлегендә махсус йөкләмәләр буенча өлкән инспектор Виталий Кондратьев катнашты.  

Утырыш барышында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча эшкә йомгак ясады һәм 2022 елга өстенлекле бурычларны билгеләде.

Радик Зыятдинов үз чыгышында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә 2022 елга кадәр цифрлы трансформация программасы эшләнүен, анда цифрлы трансформация бурычларын тормышка ашыруның төп юнәлешләре билгеләнүен дә әйтеп узды.

«Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үзгәртеп коруның төп күрсәткечләренең берсе – аның цифрлы җитлегүенә ирешү. Цифрлы җитлегү дәрәҗәсен бәяләү өчен күрсәткечләр сыйфатында дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә – электрон рәвештә хезмәт күрсәтүгә, хезмәт күрсәтү чорларын кыскарту, хезмәт күрсәтүдә электрон бәйләнешкә ихтыяҗ дәрәҗәсе карала. 2022 елга төп бурыч – мәгълүмати һәм цифрлы яңа технологияләр нигезендә башкарма хакимият органнары структуралары белән электрон хезмәттәшлекне киңәйтү, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү һәм күрсәтү», – дип хәбәр итте Радик Зыятдинов.

Гражданлык җәмгыяте һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлек системасында халык хакимияте органнары каршында оештырыла торган һәм идарә итү карарларын кабул итүнең ачыклыгын һәм хәбәрдарлыгын тәэмин итә торган иҗтимагый шуралар мөһим роль уйный.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы иҗтимагый шура төзелгән, аны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы иҗтимагый шура рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин җитәкли.

«Хисап елында 6 утырыш үткәрелде. Утырышларда Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан эшләнгән иҗтимагый-әһәмиятле норматив хокукый актларның проектлары каралды, дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфаты, контроль-күзәтчелек функцияләрен гамәлгә ашыру, коррупциягә каршы һәм кадрлар эше барышы, дәүләт сатып алуларының нәтиҗәлелеген бәяләү буенча мониторинг уздырылды», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы иҗтимагый шура эше турында Мөнир Гафиятуллин.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Татарстан Республикасында кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов үзйөрешле техника катнашында кышкы һәлакәтләр турында мәгълүмат бирде.

«Бу кышта 4 һәлакәт булды, 8 кеше коткарылды. 2021 елның декабрь аеның икенче декадасында Лаеш, Әгерҗе муниципаль районнарында ике һәлакәт очрагы теркәлде, боз катып өлгермәгән карлы урында ике кар машинасы боз астына төшеп киткән иде. Агымдагы елның 3 гыйнварында, 12 февралендә Әгерҗе, Тукай муниципаль районнарында ике һәлакәт теркәлде, әгәр Әгерҗе районында боз астына китү очрагы булса, Тукай районында кар чанасы кар боламыгына эләгеп, мөстәкыйль чыга алмаган иде», – дип хәбәр итте Юрий Венедиктов.

«Тулаем алганда, уртак профилактик эш алып бару нәтиҗәсендә кар машиналарының боз астына китүенә бәйле һәлакәтләр санының кимүе күзәтелә», – дип билгеләп үтте Юрий Венедиктов.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең аерым йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Виталий Кондратьев үз нотыгында үзйөрешле машиналар йөртүчеләр катнашкан юл-транспорт һәлакәтләренең статистик күрсәткечләренә тукталды.

«Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре – машина йөртүчеләрнең исерек хәлдә булуы», – дип билгеләп үтте Виталий Кондратьев.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек турында мәгълүмат бирде.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләренә 2021 елда эш йомгаклары буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен лаеклы бүләкләр тапшырдылар һәм  дипломнар белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International