Бу елның 15 февралендә Олы Мишә авылының Әхмәтов Г.Ф. крестьян-фермер хуҗалыгында район башлыгы Н.Н. Хаҗипов җитәкчелегендә хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында АСК семинар-киңәшмәсе узды. Чараның бер мәсьәләсе бу елда техник тикшерү уздыруга әзерләүгә багышланган иде һәм әлеге тикшерү хуҗалыкның ремонтлау остаханәсендә үткәрелде. Бу мәсьәлә буенча җыелган кешеләр каршында ТР Теләче районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Х.Х. Нәзиров аңлатмалар белән чыгыш ясады. Шуннан соң район башлыгы Н.Н. Хаҗипов әлеге чараны аның барлык этапларында үтәргә кирәклегенә игътибар җәлеп итте һәм эксплуатацияләү барышында үзйөрешле техникага булган контрольнең катгыйландырылуы турында җиткерде.
Хәмит Нәзиров – Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.