Баулы муниципаль районы линиясендә эшләү

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Бу елның 7 нче февралендә «Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына һәм эксплуатациясенә карата таләпләр раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 19 сентябрендәге 1503 номерлы карарын үтәү йөзеннән һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 26 декабрендәге 1064 номерлы “Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналар һәм башка техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе турында» карары нигезендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан тикшерүләр уздырыла.

1503 номерлы карарның 88 пункты нигезендә түбәндәгеләрдән файдалану рөхсәт ителми:

          үзйөрешле машиналардан, әгәр аларның техник торышы һәм җиһазлары үзйөрешле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышына куела торган таләпләргә җавап бирмәсә;

          билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән үзйөрешле машиналардан;

          билгеләнгән тәртиптә техник карау узмаган үзйөрешле машиналардан;

          үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукы булуын раслаучы документы булмаган затлар тарафыннан;

          үзе белән үзйөрешле машинага теркәлү документы булмаган машина йөртүчеләр тарафыннан;

          хуҗалары Россия Федерациясе законнары нигезендә үзләренең гражданлык җаваплылыгын иминиятләштермәгән үзйөрешле машиналардан.

Барлыгы 8 үзйөрешле машина тикшерелде, барлык тикшерелгән үзйөрешле техника куелган таләпләргә туры килә иде.

 

Р.М. Мөхәммәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International