«Алабуга сөте» ААҖдә техник карау уздырылды

2022 елның 4 феврале, җомга

4 февральдә «Алабуга сөте» ААҖдә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 6 берәмлек техника күрсәтелде. Техник карау вакытында техник халәткә, аптечкалар, янгын сүндерү җайланмалары булуга, теркәү документларына һәм таныклыкларга аерым игътибар бирелде.

 Нәтиҗәләр буенча техник тикшерүне узу турында 6 таныклык тапшырылды.

Шиһапов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International