«СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ» АҖ ЕЭС филиалында үзйөрешле техника тикшерелде

2022 елның 4 феврале, җомга

Еллык техник тикшерү графигы нигезендә 3 февральдә «СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ» АҖ ЕЭС филиалында үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 30 берәмлек техника күрсәтелде. Техник тикшерү барышында тәкъдим ителгән техниканың номерлы агрегатларның теркәү документларына туры килүенә, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуына, янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуына, шулай ук яктылык приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклегенә, техник сыекча аккан урыннарның булмавына, гамәлдәге ОСАГО полисларына игътибар бирелде.

 Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техник тикшерү узу турында 30 таныклык бирелде.

Шиһапов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International