Кукмара металл савыт-саба заводында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

«Кукмара металл савыт-саба заводы» АҖ оешмасында үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде. Техник карауга 10 берәмлек техника китерелде. Үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, машиналардагы номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 10 таныклык бирелде.         

Алмаз Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International