«Эластик» заводында үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Быелның 1 февралендә, Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районында, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрүнең расланган графигы нигезендә, «Эластик» заводы» ҖЧҖдә үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Барлыгы 13 берәмлек техника каралды. Техник тикшерүнең мөһим максаты – үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның куркынычсыз файдаланылуын тәэмин итү. Техник карау вакытында түбәндәгеләр тикшерелде:        

- машиналарның техник торышы (тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының төзеклеге, комплектлылык, тагылманы ышанычлы ялгау).

- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы.

- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта язылган белешмәләргә туры килүе;

- тракторчының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән таныклыгы булу-булмавы. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар өчен 2 техник карау акты төзелде.

Руслан Нәбиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International