Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә имтиханнар узды

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

«Түбән Кама агросәнәгать көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү йортында «В», «С», «Д» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Сынау бирергә тиешле 22 кешенең 19ы имтиханда катнашты, 16сы имтиханның кагыйдәләр өлешен уңышлы тапшырып, гамәли өлешенә кертелде, анысын да нәтиҗәле тапшырдылар. Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен укучыларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче уку йорты вәкилләре катнашында узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

 

Руслан Нәбиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International