2022 елның 27 гыйнварында, Питрәч муниципаль районында үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрүнең расланган графигы нигезендә, «ДРСУ» ҖЧҖ оешмасында 7 берәмлек техника карап чыгылды. Техник карау уздыруның мөһим максаты – үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны куркынычсыз файдалануны тәэмин итү. Техник карау вакытында түбәндәгеләр тикшерелде:
- машиналарның техник торышы (тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының төзеклеге, комплектлылык, тагылманы ышанычлы ялгау).
- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы.
- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта язылган белешмәләргә туры килүе;
- тракторчының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән таныклыгы булу-булмавы. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар өчен 2 техник карау акты төзелде.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.