Актаныш районында юлсыз урыннардан йөри торган моточараларны тикшерү нәтиҗәләре

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Кышкы чорда инспекторлар эше вакытында тикшерү-күзәтчелек эшчәнлегендә юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын куркынычсыз файдалануны тәэмин итү һәм кисәтү чаралары аеруча мәшәкатьле булып тора. Мондый транспорттан файдаланганда гап-гади таләпләрне үтәмәүчеләр дә бар.

27 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан Татар Ямалы һәм Мәсәде авыл җирлекләре территориясендә шундый техниканы куллануга карата рейд тикшерүе үткәрелде. Нигездә, авыл халкы үзе җыйган мототранспорт чарасыннан файдалануны хуп күрә. Әлеге категория техниканы имин эшләтү таләпләрен аңлатып, киңәшмә үткәрелде. Кулдан ясалган транспортны теркәү кагыйдәләре, куллану вакытында кирәкле документлар турында мәгълүмат җиткерелде.

          Районда үткәрелгән барлык кисәтү чараларына карамастан, тупас бозулар ачыклана, алар буенча административ чаралар күрелә. Шулай итеп, кышкы ике айда утыздан артык транспорт чарасы тикшерелде, аларның 7се төрле хокук бозулар белән файдаланыла иде.

       Хөрмәтле моточара хуҗалары, теркәү һәм файдалану буенча техниканы куллану кагыйдәләрен үтәгез.

      И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International