2022 елның 26 гыйнварында «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺБУ базасында «А1», «В», «С», «D» һәм «Е» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.
Имтиханнар ике өлештә: кагыйдә һәм тәҗрибә буенча кабул итеп алынды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.