Эш графигы нигезендә Зеленодольск муниципаль районының Васильево бистәсендә кар машиналарына техник карау уздырылды. Ел саен уздырыла торган техник карауга физик затларга теркәлгән 9 кар чанасы тәкъдим ителде. Техник карау нәтиҗәләре буенча 8 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде, 1 берәмлеккә техник карау акты рәсмиләштерелде.
Эш графигы нигезендә, юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларына техник карау уздыру эше дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.