«Нурлат аграр техникумы» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә «С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Заявка нигезендә 16 кешедән сынауда 12 кеше катнашты, теория өлешен 4 кеше тапшырды һәм гамәли өлешенә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
Кудряшов Д.Ю. – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат ш. һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы.