Аксубай муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча район башлыгы К.К. Гыйльманов катнашында семинар-киңәшмә узды. Чараның гамәли өлеше А.А.Никитин крестьян-фермер хуҗалыгы базасында узды, семинар-киңәшмәнең икенче өлешендә фермерларны файдалану мөмкинлеге булган программалар белән таныштырдылар. Семинар-киңәшмә барышында төрле өлкәләрдәге белгечләрнең чыгышлары тыңланды, алар, үз чиратында, яңалыклар белән таныштырдылар. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге җитәкчесе И.М.Бикмөхәммәтов үзйөрешле техниканы имин эшләтү һәм теркәү кагыйдәләре буенча чыгыш ясады. Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.