Лениногорск политехника көллиятендә тракторчы-машинист имтиханнары узды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан «Лениногорск политехника көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә А1 категориясендәге транспорт чараларын  йөртүчеләр, шулай ук В, С, D, E категориясендәге тракторчы-машинистлар арасында имтихан уздырылды. Сынау вакытында машиналарны имин эшләтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәр тикшерелде.

Имтиханга 19 кандидат кертелде. Шуларның 12 се имтиханны уңышлы тапшырды. Машина йөртү осталыгы һәм күнекмәләре STELS кар йоту машинасында тикшерелде. 

Имтиханга кертелгән 7 тракторчы-машинист шулай ук имтиханны уңышлы тапшырды һәм тиешле категориядәге тракторларда йөртү осталыкларын күрсәттеләр.

Хәзерге вакытта курсантлар имтихан нәтиҗәләре буенча тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.

И.Н.Галимов – Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International