Биектау муниципаль районында, техник тикшерүләр үткәрү графигы буенча, 2021 елның 29 декабрендә «Саф Пласт» ҖЧҖ оешмасында теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелде. Барлыгы 14 автотөягеч, трактор һәм тагылма җайланма тәкъдим ителде. Барысы да техник тикшерүне уңышлы үтте һәм аларга техник тикшерүне узу турында таныклык бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча төяү-бушату эшләрен башкарганда техниканы имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.
Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.