Яңа ел-ул бүләкләр һәм тылсымнар, көтеп алынган күрешүләр вакыты. Ел саен Яңа ел алдыннан чын-чынлап игелек марафоны, зур күләмле «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе үткәрелә. Ул гадәти булмаган язмышлы балаларга могҗизага ышану мөмкинлеген бирә.
Баланың хыялын тормышка ашыру яки кечкенә генә булса да теләген үтәү – ул бик яхшы гамәл. Бигрәк тә могҗизага ышанучы һәм тылсым көтә торган балалар өчен. Ә могҗизалар булырга тиеш. Балалар теләген тормышка ашырганда өлкәннәрдән гайре кем ярдәм итә алсын соң?!
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов та игелек марафонына кушылды, ул Краснодар краеннан «Ферби» интерактив уенчыгы турында хыялланган 6 яшьлек Байдалина Софияның хыялын чынга ашырды.
Могҗизалар София кебек аңа ышанган кешеләр өчен булып тора.
